2013 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында квалификация (аттестация) комиссиясе утырышы узды, аны юстиция министры урынбасары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының квалификация (аттестация) комиссиясе рәисе Н.В.Рагозина алып барды.
Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 11 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Тавыш бирү йомгаклары буенча аттестация комиссиясе түбәндәге карарны кабул итте: аттестациягә кертелгән барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре биләгән дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килә, шулардан 2 дәүләт граждан хезмәткәренә һөнәри әзерлек узарга яисә квалификациясен күтәрергә тәкъдим ителде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте