Татарстан Республикасы Юстиция минстрлыгы һәм җәмәгать судьялары аппараты хезмәкәрләре традицион апрель өмәсенә чыкты

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе

Россиядә апрель азагы – өмәләр чоры: барлык шәһәрләрдә дә урамнарның, паркларның һәм ишегалларының тышкы кыяфәтен төзекләндерүгә юнәлдерелгән гамәлләр уза.
15 апрельдән Татарстанда республика шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык башланды, ул 2013 елның 15 июненә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетларына җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүне, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен үтәүне тикшереп тору өлешендә административ комиссияләр эшен активлаштырырга тәкъдим ителде.
Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы алдыннан шәһәрне чистарак һәм матуррак итү, уңайландыру һәм язгы кәеф булдыру – башкалада яшәүче һәр кешенең намус эше.
Шәһәрне чистарту буенча традицион апрель өмәсе гамәлләре кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Министрлыкның административ бинасын һәм аның янәшәсендәге территорияне җыю буенча өмә оештырылды.
Җәмәгать судьялары били торган бүлмәләрне һәм тиешле территорияләрне җыештыруга шулай ук республика шәһәрләрендәге һәм районнарындагы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре чыкты.
Министрлык хезмәткәрләре өмә гамәлләрендә актив катнаштылар: газоннарны чүп-чардан һәм иске үләннәрдән арындырдылар, Министрлыккка керү урынын һәм бинаның фасадын юып чыгардылар, ишегалды территориясен тәртипкә китерделәр.
Бинадагы тәрәзәләр ялт итеп кояшка елмаялар, эш урыннарында тәртип һәм чисталык хөкем сөрә.
Шәһәр чистара бара!

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International