Шимбә көнне, 2013 елның 20 апрелендә, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында Казанда “Төзүче” спорткомплексында волейбол буенча ярышлар узды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы өч уен уйнады, аларда ул Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы командаларын җиңеп чыкты.
Ярышларның беренче төркемендә 2:0 исәбе белән җиңеп, Министрлыкның волейбол командасы 1/8 финалга чыкты.
Киләсе уен 2013 елның 27 апрелендә шимбә көн Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе командасы белән булачак.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте