Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә:
Казан шәһәре Идел буе районының 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Казан шәһәре Яңа Савиново районының 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
ТР Менделеев районының 1,2 нче суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты консультанты
ТР Лениногорск районының һәм Лениногорск шәһәренең җәмәгать судьялары аппараты консультанты
Казан шәһәре Авиатөзелеш районының җәмәгать судьясы аппараты консультанты
ТР Буа районының һәм Буа шәһәренең 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты
Квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары юридик белем.
Казан шәһәре Яңа Савиново районының 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Казан шәһәре Вахитов районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Казан шәһәре Вахитов районының 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Казан шәһәре Совет районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
ТР Тәтеш районының җәмәгать судьялары аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белем
Документлар 2013 елның 23 апреленнән алып 18 маена кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2013 елның 3 июне. Конкурсны үткәрү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 нче кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.