2013 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппаратының квалификация комиссиясе утырышы булып узды, аны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы квалификация комиссиясе рәисе С.Н.Столяров алып барды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы квалификация комиссиясе утырышында түбәндәгеләргә били торган дәүләт граждан хезмәте вазыйфасы буенча класслы чин бирү турындагы мәсьәлә каралды:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы әйдәүче консультанты Банницына Анастасия Сергеевнага,
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыру департаментының җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Лохотский Александр Валерьевичка.
Комиссия әгъзалары аттестацияләнә торган граждан хезмәткәренең һөнәри дәрәҗәсенә бәя бирделәр һәм түбәндәге карарны кабул иттеләр:
Банницына Анастасия Сергеевнаны, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы әйдәүче консультантын,
Лохотский Александр Валерьевичны, Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыру департаментының җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәүче киңәшчесен, били торган дәүләт граждан хезмәте вазыйфасы буенча чираттагы класслы чин бирүгә тәкъдим итәргә.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте