2013 елның 24 апрелендә “Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлек саклау өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашында эш төркеме утырышы узды.
Эш төркеме тарафыннан закон проектын 2013 елның 1 июленә кадәр эшләп бетерергә дигән карар кабул ителде.
Әлеге закон проекты наркологик авыруларны дәвалауны, реабилитацияләүне һәм таныклауны җайга салуга бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте