Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс йомгаклары

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2013 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты һәм суд утырышы секретаренең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачылар җыйды:
Хисамов Ирек Мансур улы, Татарстан Республикасы Чистай шәһәре һәм Чистай районы җәмәгать судьялары аппараты консультанты;
Смирнова Марина Владимировна, Казан шәһәре Идел буе районының 7 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты консультанты;
Сәгыйтов Руслан Рәүзәл улы, Чаллы шәһәренең 4 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты утырышы секретаре;
Идиятова Венера Рафаил кызы, Чаллы шәһәренең 15 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты утырышы секретаре.
Түбәндәге дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурслар узмады:
Татарстан Республикасы Әгерҗе районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты консультанты;
Казан шәһәре Яңа Савиново районының 6,7 нче суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International