Республика җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен укыту семинары

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2013 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Республика җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен “Җир кишәрлекләрен дәүләт кадастр исәбенә алу. Җир кишәрлегенә граждан хокукын дәүләт теркәве максатларында җирле үзидарә органнары тарафыннан әзерләнә торган документлар” темасына чираттагы укыту семинары уздырылды.
Фикер алышына торган тема кысаларында шулай ук аерым-аерым хуҗалык кенәгәләрен алып бару мәсьәләсе дә каралды.
Семинар видеоконференция режимында, республиканың барлык районнары белән тоташтырылып узды.
Семинар укуларын юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров ачты. Чарада катнашучыларны сәламләп, С.Н.Столяров әлеге семинарларның Татарстан РеспубликасыПрезиденты Р.Н. Миңнеханов кушуы буенча узуларын һәм аларның максаты җир кишәрлекләрен дәүләт кадастр исәбенә алуга һәм аларны теркәүгә бәйле мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнарына мәгълүмат бирү икәнлекне аңлатып үтте.
Укыту семинарында Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, “Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Федераль кадастр палатасы” ФДБУ, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) вәкилләре катнашты.
Чыгышлар барышында тыңлаучылар җир кишәрлегенә хокукларны теркәүгә һәм җир кишәрлекләреннән файдалану төрләренә бәйле сораулар бирделәр.
Республика җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен укыту семинарлары уздыру киләчәктә дә планлаштырыла. Семинарларның темалары тыңлаучыларга өстәмә рәвештә җиткереләчәк.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International