2013 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында аттестация комиссиясе утырышы узды, анда аттестациягә кертелгән Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләренең белемнәренә һәм күнекләмәләренә бәя бирелде.
Җәмәгать судьялары аппараты граждан хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы юстиция министры тарафыннан расланган исемлеге нигезендә аттестациягә 12 аппарат хезмәткәре кертелде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзалары бертавыштан түбәндәге карарны кабул итте: Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестациягә кертелгән барлык хезмәткәрләре дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә. Комиссия Татарстан Республикасы Минзәлә районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире Г.В. Боковны вазыйфаи үсү тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертергә тәкъдим итте.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар Ә.Г.Гатауллин, М.Х.Вафин, В.П.Ганчурин катнаштылар.
Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары,Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының аттестация комиссиясе рәисе Н.В.Рагозина алып барды.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте