2013
елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыру департаменты башлыгы М.М. Ибәтов Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы гражданнарын видео аша кабул итте. Район халкын Буа муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе С.А. Пенкин тәкъдим итте.
Гражданнарны түбәндәге сораулар кызыксындырды: федераль дәрәҗәдә һәм Россия Федерациясе субъектлары дәрәҗәсендә норматив хокукый актларны системалаштыру, җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль берәмлекнең үсеш планнарын һәм программаларын, озак сроклы максатчан программаларын кабул итү. Муниципаль районның җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан уздырыла торган семинарларның практик әһәмиятен билгеләп үтеп, шундый очрашуларның киләчәктә булу-булмавы турында сорадылар.
Барлык муниципаль берәмлекләр өчен дә бирелгән сорауларның актуальлеген исәпкә алып, Министрлык җитәкчелеге сорауларга җавапларны Министрлык сайтындагы “Еш бирелә торган сораулар” бүлегендә урнаштырырга карар кылды.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте