2013 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе И.И.Гыйләҗев Татарстан Республикасы Чаллы шәһәр суды коллективына яңа рәис тәкъдим итте. Россия Федерациясе Президенты Указы белән әлеге вазыйфага элек Татарстан Республикасы Тукай районы судына җитәкчелек иткән Р.Г. Гайфетдинов билгеләп куелды.
Тантанада Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Чаллы шәһәре мэры В.Г.Шәйхразиев катнашты.
Районда вакытта Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе И.И.Гыйләҗев һәм Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Чаллы шәһәре җәмәгать судьялары, Чаллы шәһәре судының яңа рәисе һәм судьялары белән очрашты, анда Чаллы шәһәре җәмәгать судьялары аппаратын урнаштыру (22 суд участогы), судьяларның һәм аппарат хезмәткәрләренең эш күләмнәре, җәмәгать судьялары аппаратын компьютер һәм оештыру техникасы һәм башкалар белән тәэмин итү мәсьәләләре һәм бүтән мөһим мәсьәләләр каралды. Министр судьяларга җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыруга бәйле мәсьәләнең хәл ителеше турында мәгълүмат җиткерде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте