Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгы урынбасары ваккантлы вазыйфасына конкурс игълан итә.
Квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары юридик белем, дәүләт хезмәтенең өлкән һәм кече төркеме вазыйфаларында кимендә 1 ел стажы йә белгечлек буенча кимендә ике ел эш стажы.
Документлар 2013 елның 30 апреленнән алып 20 маена кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләүгә дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.