2013 елның 25 апрелендә министрлыклар һәм ведомстволар белгечләреннән торган күчмә мәгълүмат-консультация төркеме белгечләре Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында халыкны кабул иттеләр. Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү пунктлары Александр-Слободск һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә оештырылды.
Кабул итү барышында, хокукый ярдәм сорап, шушы авыл җирлекләреннән 37 кеше мөрәҗәгать итте, шул исәптән бюджет өлкәсеннән 21 хезмәткәр, бүтән эшчәнлек өлкәләреннән 3 граждан, 1 эшсез, пенсия яшендәге 12 граждан, шул исәптән 2 инвалид.
Хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрнең сораулары күптөрле булды. Сорауларның күп өлеше Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (11), Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды (10) компетенциясенә карый иде. Адвокат һәм нотариус 5 кешегә консультация бирделәр. Болар – мораль зыянны түләттерү, җир кишәрлегенә милекчелек хокукын рәсмиләштерү, бүләк итү, мирас, васыять итү шартнамәсен, ышанычнамәне рәсмиләштерү мәсьәләләре.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече җир кишәрлекләрен хосусыйлаштыру, җир пайларын милекчелеккә рәсмиләштерү мәсьәләләре һәм башкалар буенча ярдәм күрсәтте. Салым хезмәте белгече – мөлкәткә салым күләме, мөлкәт салымын түләгәндә пенсионерларга ташламалар бирү, мөлкәткә кагылышлы чигерүләр мәсьәләләре һәм башкалар буенча.
Сорауларның бер өлеше авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары мөрәҗәгатьләреннән торды, алар вазыйфаи бурычларын үтәүгә, аерым алганда, районның торак пунктлары арасында автобус маршрутлары ачуга бәйле иде.
Мәгълүмат-консультация төркеме белгечләре белән бергә гражданнарны кабул итүдә Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары М.С.Хуҗин да катнашты.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте