Коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы комиссия утырышында

2013 елның 8 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы комиссия утырышы булып узды, анда комиссия әгъзалары 2012 елга коррупциягә каршы мониторинг һәм Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсе башлыгы М.С. Бәдретдиновның дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне коррупциягә каршы көрәшкә җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын өйрәнү һәм аны эш практикасына кертү буенча тәкъдимнәре булган хаты буенча фикер алыштылар.
Комиссия эше планы нигезендә аннары Министрлыкның мөлкәтен файдалануны тикшереп тору турындагы, шулай ук 2012 елда Министрлык һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары ихтыяҗлары өчен сатып алуларны анализлау турындагы мәсьәлә тыңланды.
Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүматны Министрлыкның финанс бүлеге башлыгы Г.Х. Дәвлиев һәм юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина җиткерде.
Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эш станцияләрендәге мәгълүмат ресурсларын яклауны гамәлгә ашыру һәм Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан үзләрендә хезмәт буенча булган мәгълүматны коррупция максатларында куллануны булдырмый калу турындагы мәсьәлә каралды.
Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүматны Министрлыкның хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин җиткерде.
Комиссия мәгълүматта күрсәтелгән мәгълүмат ресурсларын яклау эшен дәвам итәргә тәкъдим итте.
Комиссия утырышы беркетмәсе белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендәге “Коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы комиссия” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International