Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Кормановның Җиңү көне белән котлавы

2013 елның 8 мае, чәршәмбе
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!
Һәрберебез өчен гаять кадерле булган бәйрәм – Җиңү көне белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез!
Май бәйрәмнәренең иң гүзәле һәм иң изгесе – Җиңү көне. 9 Май – халкыбызның кайгы-хәсрәтләре, күз яшьләре аша илебез һәм бөтендөнья тарихына язылган кадерле көн ул. Җан әрнүе һәм шатлык-сөенеч, югалтулар ачысы һәм Җиңү тантанасы бу бәйрәмгә тупланган.
Бу көнне без Илебез бәйсезлеген, дөньяны явыз фашизмнан саклап калган Совет Солдатының үлмәс батырлыгына дан җырлыйбыз.
Тыл хезмәтчәннәренә дә олы рәхмәтебез һәм ихтирамыбыз!
Еллар уза, буыннар алмашына бара, әмма милли горурлыгыбыз, сугышчан дан һәм батырлык символы булган Бөек Җиңү илебезнең каһарман елъязмасына алтын хәрефләр белән язылып мәңгеләштерелгән.
Бу кояшлы яз көннәрендә Сезгә Һәм Сезнең якыннарыгызга ихлас күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет-куанычлар телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International