Минзәлә районы җирле үзидарә органнарының дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә тикшерү

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 14 июлендә Министрлык хезмәткәрләре Минзәлә муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан авыл җирлекләреннән ТР муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен өйрәнү буенча күчмә тикшерү үткәрде.

Тикшерү барышында район һәм авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарының җаваплы затларының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды, җирлекләрдән белешмәләр, шул исәптән муниципаль норматив хокукый актлар һәм өстәмә белешмәләр җыю эшен оештыру өйрәнелде.

Муниципаль район җирле үзидарә органнарының җаваплы затларына кирәкле хокукый һәм консультатив ярдәм күрсәтелде, проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышынды, үтәлеше вакытында эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International