Балтач муниципаль районында бәйрәм чаралары

2013 елның 14 мае, сишәмбе

2013 елның 9 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Балтач муниципаль районында Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты.
Бәйрәм Балтач район үзәгендә тантаналы митинг белән башланып китте, аның барышында министр М.М.Корманов район кешеләрен Җиңү көне белән җылы котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның бәйрәм котлавын укыды. Район башлыгы Р.Р.Нотфуллин белән бергә юстиция министры М.М. Корманов җиңүче сугышчылар һәйкәленә чәчәк салды.
Районда Бөек Ватан сугышы фронтовиклары һәм тыл хезмәтчәннәре белән Җиңү көненә багышланган очрашулар узды, спорт-мәдәни чаралар оештырылды. Җирле артистлар Ватаныбызның бәйсезлеген яклап яу кырларында ятып калган солдатларга спектакль багышладылар, үзешчәннәрнең концертын әзерләделәр.
Бәйрәм атнасы дәвамында районның предприятиеләре һәм оешмалары коллективларында сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен олыладылар: алар өчен азык-төлек пакетлары, бәйрәм ашы һәм чәй өстәлләре әзерләделәр. Саусыз булулары аркасында бәйрәм чараларында катнаша алмаган ветераннарны өйләрендә котладылар.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International