2021 елның 4 июлендә «Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» 2021 елның 22 июнендәге 41-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы һәм «Социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннары наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законы, үз көченә керүнең башка сроклары билгеләнгән нигезләмәләрдән тыш, үз көченә керде.
«Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» 2007 елның 13 июлендәге 31-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына гражданнарны торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәпкә алу һәм гражданнарны аз керемлеләр дип тану өчен кирәкле документлар исемлеген төгәлләштерүче үзгәрешләр кертелде.
Шул исәптән, гаиләнең һәр әгъзасына туры килә торган керем күләмен билгеләгәндә исәпкә алына торган керемнәр төрләре ачыкланды.
«Социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннары наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» 2015 елның 16 мартындагы 13-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына гаиләнең һәр әгъзасына яки ялгыз яшәүче граждан керемен исәпкә алуны, гражданнар милкендә булган күчемсез мөлкәт хакын билгеләүне, наем шартнамәләре буенча торак урыннары бирү хокукын кабат раслау максатларында гражданнарның керемнәре күләмен һәм мөлкәте хакын яңадан бәяләү мәсьәләләрен җайга салуга кагылышлы үзгәрешләр кертелде.