Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы

2021 елның 27 июле, сишәмбе
2021 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән норма чыгару эшчәнлеге мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеге турында» Министрлык коллегиясе утырышы узды.  Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы вәкилләре, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм министрлык хезмәткәрләре катнашты. Коллегиядә видеоконференцэлемтә режимында республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары урынбасарлары, җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.

«Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән 2021 елның 6 аендагы норма чыгару эшчәнлеге мәсьәләләре буенча эш йомгаклары турында» доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов чыгыш ясады.

 Җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларының законлылыгына прокурор күзәтчелегенең аерым мәсьәләләрен үз чыгышында Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек итү бүлеге башлыгы А.Р. Вәлиәхмәтов карады.

 

 

 

 

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең хокукый киңлекнең бердәмлеген тәэмин итү өлкәсендәге эшчәнлеге, шул исәптән муниципаль берәмлекләр уставларын һәм муниципаль хокукый актларны дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре буенча, муниципаль берәмлекләр уставларына электрон рәвештә үзгәрешләр кертү турында Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары А.И. Галәветдинов сөйләде.

«Питрәч муниципаль районы җирле үзидарә органнарының норма иҗат итү эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән хезмәттәшлеге турында» доклад белән Питрәч муниципаль районы башлыгы урынбасары В.А. Игнатьева чыгыш ясады.

 

 Министрлык коллегиясе утырышында җирле үзидарә органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеген координацияләү, Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын оештыру һәм алып бару, хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International