Татарстан картасында “Иннополис” исемле яңа поселок пәйда булды

2013 елның 14 мае, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 30 апрелендәге 394 номерлы карары белән Татарстан Республикасы Югары Ослан районында оештырылган поселокка “Иннополис” исеме бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов эшче киңәшмә уздырды, анда яңа шәһәр округы “Иннополис” оештырылу мәсьәләсе буенча фикер алышынды.
Киңәшмә барышында яңа шәһәр округы оешуга бәйле булган оештыру һәм хокукый мәсьәләләр каралды, шулай ук әлеге муниципаль берәмлекне төзү чаралары планы проекты буенча фикер алышынды.
Киңәшмә йомгаклары буенча хәл ителешләре “Иннополис” шәһәр округын төзүгә бәйле төп бурычлар даирәсе билгеләнде.
Эшче киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Ф.Р.Волкова, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Югары Ослан районының җирле үзидарә органнары һәм “Иннополис” ААҖ вәкилләре дә катнашты.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International