2021 елның 16 июлендә «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 16 июлендәге 48-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 48-ТРЗ номерлы Закон) үз көченә керде.
48-ТРЗ номерлы закон нигезендә Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тәэмин итүнең төп чараларына, Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтенең бурычлары һәм төп принципларына үзгәрешләр кертелде.
Үзгәрешләр нәтиҗәсендә «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында» 2006 елның 4 маендагы 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 9 статьясының элеккеге исеме «Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру программалары» дигән яңа редакциядә бәян ителде. Шулай ук коррупциягә каршы программаларның исемнәре дә үзгәрде. Яңа редакциядә алар түбәндәгечә бәян ителде: коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча дәүләт программасы, коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча ведомство программалары, коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча муниципаль программалар.
Моннан тыш, коррупциягә каршы мониторинг, коррупциягә каршы белем бирү һәм пропаганда, коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтенең оештыру нигезләрен тормышка ашыру, Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыруны финанс белән тәэмин итү турындагы хисап һәм мәгълүмат мәсьәләләрен җайга салучы маддәләргә үзгәрешләр кертелде.
Югарыда әйтелгән үзгәрешләр муниципаль программаларга һәм коррупциягә каршы экспертиза оештыру турында муниципаль норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертүне таләп итәчәк.
48-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы 2021 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылды.