Бүген Татарстан Республикасы ның барлык гомуми белем учреждениеләрендә бердәм Универсиада көне уздырыла, аларда укучыларга хәзерге заман яшьләре тормышында бик зур халыкара мультиспорт һәм мәдәни вакыйга буларак Бөтендөнья студентлар уеннары турында комплекслы фикер тудырыла һәм Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы турында актуаль мәгълүмат бирелә.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Балтач районы муниципаль гомуми белем учреждениеләрендә: Балтач гимназиясендә һәм Норма УГМдә Универсиада дәресләре уздырды.
Министр мәктәп укучыларына Казан шәһәрендә 2013 елның 6 июленнән алып 17 июленә кадәр барачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек турында сөйләде, аларны универсиадалар тарихы, XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының символикасы, спорт, волонтер һәм мәдәни программалары белән таныштырды. Министр чыгышы барышында ярышлар узачак Универсиада объектлары сурәтләреннән слайдлар күрсәтелде.
Үзе дә спорт белән актив шәгыльләнүче М.М.Корманов, очрашу истәлеге итеп, балаларга футбол туплары бүләк итте, спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвешен сайларга өндәде һәм 2013 елгы Универсиада спорт ярышларына килергә чакырды.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
.jpg)