2013 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаренең, 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачылар җыйды:
Хисамова Рания Рифкать кызы, Казан шәһәре Вахитов районының 6 нчы суд участогы җәмәгать судьялары аппараты утырышы секретаре;
Сибгатуллина Айгөл Нәҗип кызы, Казан шәһәре Мәскәү районының 7 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты утырышы секретаре;
Ихсанова Гүзәл Фавис кызы, Татарстан Республикасы Ютазы районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты утырышы секретаре;
Гыйззәтуллина Светлана Радик кызы, Казан шәһәре Совет районының 4 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты утырышы секретаре;
Бикмөхәммәтова Индира Тәлгат кызы, Казан шәһәре Вахитов районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты утырышы секретаре;
Гыймадиева Лилия Равиль кызы, Казан шәһәре Мәскәү районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты утырышы секретаре;
Хәлиуллина Рәзинә Рөстәм кызы, Казан шәһәре Идел буе районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;
Зимагулова Разыя Ингель кызы, Казан шәһәре Совет районының 9 нчы суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;
Конкурста Татарстан Республикасы Питрәч районының 1 нче суд участогы суд утырышы серетаре дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста җиңүче билгеләнмәде. Конкурс өстәмә рәвештә игълан ителәчәк.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте