2013 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты аттестация комиссиясе утырышы уздырылды.
Татарстан Республикасы юстиция министрының 29.12.2012 № К-238/03-06 боерыгы белән расланган исемлеге нигезендә аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 10 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Гамәлгә кергән практика нигезендә аттестация дәүләт граждан хезмәткәренең квалификациясен һәм эштәге мөмкинлекләрен тикшерүдән гыйбарәт. Аның максаты - граждан хезмәткәренең биләгән вазыйфасына туры килү-килмәвен билгеләү. Аттестация барышында граждан хезмәткәренең белемнәре, һөнәри күнекмәләре һәм гыйлемнәре, эш тәҗрибәсе, эш сыйфаты, хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, куелган бурычларга һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешүе һәм башкалар бәяләнә. Уздырылган аттестация нәтиҗәсендә комиссия әгъзалары граждан хезмәткәренең биләгән вазыйфасына туры килү-килмәве турында нәтиҗәләр ясыйлар һәм карар кабул итәләр.
Тавыш бирү йомгаклары буенча аттестация комиссиясе бертавыштан түбәндәге карарны кабул итте: аттестациягә кертелгән Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре биләгән дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килә.
Аттестация комиссиясе утырышын Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина алып барды. Комиссия эшендә шулай ук бәйсез экспертлар М.Х.Вафин, В.П.Ганчурин катнашты.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте