ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2007 ел
дүшәмбе
2007 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов 2006 елдагы эш йомгакларына багышланган Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы коллегиясенең ачык утырышында катнашты һәм коллегиядә тәкъдим ителгән “Гражданнар җәмгыяте юлында” төп доклады турында актив фикер алышты.
Мидхәт Мәзгутович үз чыгышында искә алып үткәнчә, палатаны төзүнең төп максаты булып Татарстан Республикасының дәүләти, икътисадый һәм социаль үсешенең мөһим проблемалары турында ачыктан-ачык, халыктан яшермичә фикер алышуны тәэмин итү, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан карарлар кабул иткәндә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу механизмын камилләштерү тора.
27 гыйнварда Балык Бистәсе муниципаль районында “Бердәм Россия көне” акциясе үткәрелде. Ул “Бердәм Россия” Гомумроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегенең Башкарма комитеты тарафыннан партиянең региональ бүлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхаммәтшин җитәкчелегендә оештырылган иде. Акциядә партиянең активистлары, РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыкларның һәм ведомстволарның җитәкчеләре катнашты. “Бердәм Россия көне” акциясендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
26 гыйнварда Юстиция министрлыгындамуниципаль берәмлекләрнең чикләре тасвирламасы турында Татарстан Республикасы законнары проектларын эшләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды. Утырышны юстиция министры М.М.Корманов алып барды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе А.С.Фёдоров, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе җитәкчесе Р.А.Сахиева, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан, министрлыклардан һәм ведомстволардан вәкилләр катнашты.
2007 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларына “Әлмәт муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын башлангыч карау өчен тапшыру мәсьәләсе каралган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International