2013 елның 18 маенда Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында җиңел атлетика буенча ярышлар узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы, шушы ярышларда 46 очко яулап, җиңел атлетика эстафетасында 2 нче урын алды.
Спартакиада нәтиҗәләренең йомгак таблицасында Минюст командасы, 144 очко җыеп, 3 нче урынны яулады.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте