Җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының укулары турында

2013 елның 21 мае, сишәмбе

Берничә ай дәвамында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затларын, республика муниципаль берәмлекләре административ комиссияләре рәисләрен һәм җаваплы секретарьларын укытулар оештырылды, бу укулар яңа технологияләр нәтиҗәсендә республиканың барлык районнары белән берьюлы видеоконференция режимында уза.
Укуларны уздыруның актуальлеге “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 2013 елның 4 февралендәге 9-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын кабул итүгә бәйле.
Әлеге Закон нигезендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына бирелә. Әлеге Татарстан Республикасы Законын кабул иткәнче шушы дәүләт вәкаләтләре бары тик Казан шәһәре муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарына гына бирелә иде.
Муниципаль районнарда административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затларның якынча исемлеге Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтындагы “Җирле үзидарә” бүлегенең “Җирле үзидарә органнарының якынча норматив хокукый актлары” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Уздырылган укулар барышында җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары, административ комиссияләре рәисләре һәм җаваплы секретарьлары административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча эш алып бару нигезләрен өйрәнделәр, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә һәм беркетмәләр тутыруга карата законнар таләпләре буенча фикер алыштылар. Административ хокук бозулар турында беркетмәләрдәге җитешсезлекләргә һәм аларны төзегәндә җибәрелә торган гомуми хаталарга аерым игътибар бирелде. Булган проблемаларны хәл итүләрне эзләгәндә тыңлаучылар җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затларының, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары административ комиссияләренең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсен дә карадылар.
Укуларда фикер алышына торган мәсьәләләр буенча материалны бәян итү өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Җәмәгать тәртибен саклауны һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек идарәсенең административ законнарны куллануны оештыру бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы А.А.Кәримов, Казан шәһәре Административ-техник идарәсенең юридик бүлеге башлыгы Н.М.Гөлмөхәммәтова, Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ комиссияләр эшен оештыру һәм административ тикшереп торуны җайга салу идарәсе башлыгы Г.Х.Гисмәтуллина чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International