Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестация комиссиясе утырышында

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, 2013 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестация комиссиясе утырышы булып узды.
Татарстан Республикасы юстиция министрының 29.12.2012 № К-238/03-06 боерыгы нигезендә расланган исемлек буенча аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 5 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Аттестация барышында граждан хезмәткәренең белемнәре, һөнәри күнекмәләре, эш тәҗрибәсе, эш сыйфаты, хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, куелган максатларга һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешүе бәяләнде. Уздырылган аттестация нәтиҗәсендә комиссия әгъзалары йомгак ясадылар һәм түбәндәге карарны кабул иттеләр: Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестациягә кертелгән барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә. Ике дәүләт граждан хезмәткәре аттестацияне уңышлы рәвештә һөнәри әзерлек узу яисә квалификациясен күтәрү шарты белән узды.
Аттестация комиссиясе утырышын юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина алып барды. Комиссия эшендә бәйсез экспертлар М.Х.Вафин, В.П.Ганчурин, Ә.Г.Гатауллин да катнаштылар.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International