Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү һәм квалификация имтиханы уздыру буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.

 Исегезгә төшерәбез, квалификация имтиханы граждан хезмәткәренең белемнәрен, күнекмәләрен һәм осталыкларын (һөнәри дәрәҗәсен) бәяләү максатларында үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча комиссия имтихан тапшыру һәм граждан хезмәтенең класслы чинын бирү турында карар кабул итә, йә дәүләт хезмәткәренең квалификация имтиханын тапшырмавы турында карар кабул итә.

Аттестацияләү комиссиясе тарафыннан 2 дәүләт хезмәткәренең имтихан тапшыруы һәм аларга беренче класслы чин бирү турында карар кабул ителде.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт граждан хезмәткәренең функциональ бурычларын үтәргә әзерлек дәрәҗәләрен, һөнәри потенциалын ачыклауга юнәлдерелгән. Асылда, аттестациянең төп максаты - хезмәткәрнең биләгән вазыйфасына туры килү - килмәвен билгеләү.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 3 дәүләт хезмәткәре аттестацияне уңышлы узды, аларның 1се вазифаи үсеш тәртибендә кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы Евгений Верхокамкин, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы Илһам Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Александр Чашин һәм Граждан процессуаль хокук кафедрасы мөдире, судларның һәм дәүләт хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү факультеты деканы (РДУПның Казан филиалы), юридик фәннәр кандидаты, доцент Долотина Регина Рәшит кызы катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International