2013 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында федераль бюджет чараларын Татарстан Республикасы икътисадына җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эш төркеменең утырышы уздырылды, утырышны эш төркеме җитәкчесе, юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.
Утырышта федераль программаларны гамәлгә ашыруда катнашучы республика министрлыклары һәм федераль башкарма хакимиятнең территориаль органнары вәкилләре дә булды.
Утырыш барышында эш төркеме әгъзалары түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:
- 2013 елда үз карамагындагы федераль максатчан һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның агымдагы нәтиҗәләре һәм булган проблемалары;
- эш төркеме составына яңа әгъзалар – Татарстан Республикасы Арбитраж суды һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының граждан хәле актларын теркәү идарәсе вәкилләрен кертү (бу программалар исемлеге артуга бәйле) турында тәкъдимнәр.
Утырыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы икътисадына өстәмә чаралар җәлеп итү буенча эш төркеме әгъзалары эшчәнлеген активлаштыру кирәклеге, 12 нче эш төркеме җитәкчесе, Дәүләт Думасы депутаты М.М. Галимәрдановка яңа әгъзалар кертү турындагы мәгълүматны җиткерү хакында карар кабул ителде.
Эш төркеменең чираттагы утырышы агымдагы елның июнендә булачак.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте