Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты аттестация комиссиясе утырышында

2013 елның 28 мае, сишәмбе

Бүген, 2013 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының аттестация комиссиясе утырышы узды.
Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы белән расланган исемлек нигезендә аттестациягә Министрлык аппаратыннан 8 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде, шуларның 2се ихтирамга лаек сәбәпләр аркасында аттестация узмады.
Аттестация барышында дәүләт граждан хезмәткәренең белемнәре, һөнәри күнекмәләре, эш тәҗрибәсе, эш сыйфаты, хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, куелган максатларга һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешүе бәяләнде. Бәйсез экспертлар аттестацияләнә торган дәүләт граждан хезмәткәренең эшчәнлегенә кагылышлы күп кенә сораулар бирелде.
Уздырылган аттестация нәтиҗәләрендә комиссия әгъзалары йомгак ясадылар һәм түбәндәге карарны кабул иттеләр: Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының аттестациягә кертелгән дәүләт граждан хезмәткәрләре дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә.
Аттестация комиссиясе утырышын юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов.
Комиссия эшендә бәйсез экспертлар М.Х.Вафин, В.П.Ганчурин, В.А. Гуревич та катнаштылар.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International