Туган авыл белән багланыш

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Һәр яз саен уку елы тәмамланганнан соң Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов янына аның туган авылы – Ульяновск өлкәсе Урта Сантимир авылыннан кунаклар килә. Мидхәт Мәзгүт улы авылдашлары, мәктәбе һәм үзе беренче мәртәбә финанс белеме алган техникумы белән тыгыз элемтәдә тора.
2013 елның 29 маенда Казанга – Татарстанның юстиция министры янына, республикабыз башкаласын күреп, аның истәлекле урыннары белән танышу өчен үзе укып чыккан мәктәптән 16 укучы килде. Балалар өчен Кремльгә һәм В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан университетына экскурсия оештырылды. Алар “Шурале” паркы аттракционнарында күңел ачтылар һәм Җиңү паркында булдылар, министрның эш кабинентында һәм Татарстан Хөкүмәте Йортында фотосессия ясадылар. Балалар үзләре белән истәлеккә төшкән фотографияләр дискы һәм республикада зур урында эшләүче авылдашлары белән очрашудан бик күркәм хәтирәләр алып киттеләр.
Бер атна элек министр бер төркем авылдашлары белән очрашкан иде инде, алар экскурсияләрдә һәм Галиәсгәр Камал исемендәге татар театрында булдылар.
Мидхәт Мәзгүт улы шулай ук үзенең бухгалтер белеме алган техникумы (элеккеге Мәләкәс авыл хуҗалыгы техникумы) белән дә элемтәдә тора. Ул техникумда “Елның иң яхшы укучысы” номинациясен гамәлгә куйды һәм ничә еллар буена әлеге номинациядә катнашучыларны бүләкли. 2013 елда техникумның 3 курс студенткасы Хәйруллина Ильмира җиңеп чыкты. “Звездное ассорти” дип аталган чыгарылыш кичәсендә аңа Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Кормановның Рәхмәт хатын һәм акчалата премия тапшырдылар.
Уңышларын таныган өчен ул да министрга хат юллаган, алган премиясе өчен рәхмәт белдергән.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International