Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык беренче утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов “Татарстан Республикасы Әгерҗе районы җәмәгать судьялары суд участоклары чикләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте, ул беренче укылышта кабул ителде. Әгерҗе районының 1 нче һәм 2 нче суд участоклары чикләрен үзгәртү суд участокларына булган йөкләнешне тигезләүгә бәйле.
Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры, Татарстан Республикасы Судьялары квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләренә кандадатларны алдан сайлап алу буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Татарстан Республикасы Судьялары квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкиленә билгеләп кую өчен Диләрә Рөстәм кызы Билалова кандидатурасын тәкъдим итте.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте