Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы кешеләрен видео аша кабул итү

2013 елның 3 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы кешеләрен чираттагы видео аша кабул итү уздырылды, аны Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы урынбасары – җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Л.М.Мәҗитова алып барды.
Район кешеләрен Чистай муниципаль районы аппараты җитәкчесе А.А. Ситдыйков тәкъдим итеп торды.
Чистай шәһәре һәм Чистай районы кешеләре видеоконференцэлемтә режимында мәшәкатьле мөлкәтне муниципаль милеккә рәсмиләштерүгә, үз белдеге белән төзелгән корылмага карта милекчелек хокукын тануга, җир кишәрлеген алу тәртибенә, шулай ук пай җирләрен үзләштерү һәм тапшыруга һәм башкаларга кагылышлы сораулар буенча кирәкле консультацияләр алдылар.
Видео аша кабул итү барышында сораулар белән район кешеләре дә, авыл җирлекләре башлыклары да, шулай ук муниципаль хезмәткәрләр дә, авыл җирлеге башкарма комитетының элеккеге секретаре дә мөрәҗәгать иттеләр, аерым алганда, соңгысының мөрәҗәгате даими рәвештә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләгән затларның дәүләт пенсияләренә өстәмәләргә кагыла иде.
Барлык мөрәҗәгатьләр буенча Л.М.Мәҗитова тарафыннан гамәлдәге законнар нигезендә тиешле җаваплар бирелде һәм кирәкле аңлатмалар ясалды.
Чистай муниципаль районы белән видео аша кабул итү барышында бирелгән сорауларга җавапларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы рәсми сайтындагы “Еш бирелә торган сораулар” бүлегендә табарга мөмкин.
Чистай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының видео аша кабул итүдә катнашучылары муниципаль районнарга киләчәктә дә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итүләрен сорадылар.
Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республиканың муниципаль районнары гражданнарына видеоконференцэлемтә режимында юридик ярдәм күрсәтү буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек кысаларында 2012 елда Менделеевск, Чүпрәле, Әгерҗе, Чирмешән, Ютазы, Азнакай, Сарман, Баулы, Әлмәт районнары катнашында 9 виде аша кабул итү уздырылган иде. Видео аша кабул итүләр барышында 67 граждан кабул ителгән, 71 сорау буенча аңлатма бирелгән. 2013 елда Кукмара, Спас, Минзәлә, Буа муниципаль районнары катнашында 4 видео аша кабул итү уздырылды. Алар барышында 23 граждан кабул ителде, 23 сорау буенча аңлатма бирелде.
Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре һәм халык белән хезмәттәшлекнең әлеге алымын киләчәктә дә ай саен куллану планлаштырыла.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International