Кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итү

2013 елның 4 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә:

Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаментының аналитик һәм норматив-методик бүлегенең әйдәүче консультанты

Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм тикшереп тору бүлегенең әйдәүче консультанты

Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең әйдәүче консультанты


Квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары юридик белем, дәүләт хезмәтенең өлкән һәм кече төркемнәре вазыйфаларында дәүләт хезмәте стажы кимендә 1 ел йә белгечлек буенча эш стажы кимендә ике ел.

Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәүче консультанты

Квалификация таләпләре: “юриспруденция” яисә “персоналга идарә” белгечлеге буенча югары юридик белем, дәүләт хезмәтенең өлкән һәм кече төркемнәре вазыйфаларында дәүләт хезмәте стажы кимендә 1 ел йә белгечлек буенча эш стажы кимендә ике ел.

Документлар 2013 елның 4 июненнән алып 24 июненә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.

Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә “Кадрлар сәясәте” бүлегенең "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International