Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс йомгаклары

2013 елның 5 июне, чәршәмбе

2013 елның 5июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаренең, консультантының һәм 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачылар җыйды:
Закирова Алсу Фәнис кызы, Татарстан РеспубликасыТәтеш районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;
Мирзиянова Илсөяр Марат кызы, Татарстан Республикасы Буа районы һәм Буа шәһәренең 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;
Болдырева Вероника Викторовна, Казан шәһәре Яңа Савиново районының 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре;
Мортазина Нагина Дамир кызы, Казан шәһәре Вахитов районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;
Әдиуллина Айсинә Салих кызы, Казан шәһәре Вахитов районының 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;
Зиннурова Алинә Ирек кызы, Казан шәһәре Совет районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Конкурста Казан шәһәре Идел буе районының 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре һәм Татарстан Республикасы Әгерҗе районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста җиңүче билгеләнмәде.
Конкурс өстәмә рәвештә игълан ителәчәк.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International