Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында комплекслы хокукый ярдәм күрсәттеләр

2013 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

2013 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге һәм Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре комплекслы хокукый ярдәм күрсәтү өчен Алабуга муниципаль районына бардылар.
Министрлык җитәкчелеге районнарга комплекслы ярдәм күрсәтү буенча куйган максаттан чыгып, районга барган белгечләр һәрберсе үз юнәлеше буенча эшләде. Аерым алганда, “Муниципал” АРМ программасы белән эшләүгә өйрәтелде, 2012 – 2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы гамәлләрен үтәү буенча эш тиешерелде, консультатив-хокукый ярдәм күрсәтелде.
Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгечләре муниципаль норматив хокукый актларны регистрга кертү өчен сайлап алуда җирле үзидарә органнарына ярдәм күрсәттеләр. Аерым норматив хокукый актлар проектлары мисалында типик хаталарны һәм техник-юридик характердагы җитешсезлекләрне күрсәттеләр, аларны бетерү юлларын өйрәттеләр.
2012 – 2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы гамәлләрен үтәүне тикшерү кысаларында Министрлыкның хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге белгечләре районның җирле үзидарә органнарына беркетелгән Программа гамәлләрен үтәүнең барышына игътибар иттеләр. Аерым алганда, коррупциягә каршы район башлыгы каршындагы комиссиянең, хезмәттәге тәртипкә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясенең эшчәнлекләре мәсьәләләре, норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре һәм Программа гамәлләрен тормышка ашыру буенча бүтән мәсьәләләр каралды.
Министрлык белгечләре муниципаль район җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының игътибарын тагын районда эшләнүче барлык муниципаль норматив хокукый актларның проектларын рәсми сайтта урнаштыру мәсьәләсенә юнәлттеләр.
Район белгечләре белән бергә әлеге юнәлешләр буенча эшчәнлекне камилләштерү юллары да билгеләнде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International