2013 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф. Моратов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетыты утырышы уздырылды.
Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:
1. Җирләрнең кадастр хакы турындагы бәхәсләр буенча суд процессларының барышын мониторинглау нәтиҗәләре хакында.
2. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты.
3. “Кеше һәм граждан хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы законнарын һәм норматив хокукый актларын бастырып чыгару һәм аларның үз көченә керүе тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты.
4. “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты (балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре статусын һәм төп вәкаләтләрен төгәлләштерү өлешендә).
5. “Яшьләр һәм Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәте турында” Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты.
6. “Татарстан Республикасында куллану кәрзине турында” Татарстан Республикасы законы проекты.
7. “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты ( “Россия Федерациясендә яшәү минимумы турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 2012 елның 3 декабрендәге 233-ФЗ Федераль законны кабул итүгә бәйле рәвештә).
8. “Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 141(1) статьясына үзгәреш кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Комитет утырышында ике закон проекты тәкъдим итте:
“Кеше һәм граждан хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы законнарын һәм норматив хокукый актларын бастырып чыгару һәм аларның үз көченә керүе тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты;
“Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты (балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре статусын һәм төп вәкаләтләрен төгәлләштерү өлешендә).
“Кеше һәм граждан хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы законнарын һәм норматив хокукый актларын бастырып чыгару һәм аларның үз көченә керүе тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты белән әлеге закон проектының 5 статьясына Татарстан Республикасы министрлыкларының боерыкларын һәм инструкцияләрен, Татарстан Республикасы дәүләт комитетларының, ведомстволарының карарларын, боерыкларын һәм инструкцияләрен, шулай ук алар тарафыннан расланган һәм норматив характерда булган нигезләмәләрне, күрсәтмәләрне, кагыйдәләрне һәм башка актларны рәсми бастырып чыгару тәртибенә кагылышлы үзгәрешләр кертү карала. Аерым алганда, матбугат басмаларында рәсми басылып чыгу белән беррәттән альтернатив рәвеш сыйфатында – массакүләм мәгълүмат чаралары буларак теркәлгән “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайты”нда (PRAVO.TATARSTAN.RU) урнаштыру (Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турында 17.04.2013 Эл № ФС77-53753 серияле таныклык).
Проектны әзерләү Татарстан Республикасы министрлыкларының, дәүләт комитетларының һәм ведомстволарының актларны бастырып чыгару буенча массакүләм мәгълүмат чараларына бирерлек финанс чаралары җитмәүдән килеп чыга.
Шуңа бәйле рәвештә проект белән әлеге проблеманы федераль дәрәҗәдәгечә хәл итү тәкъдим ителә (2011 елның 21 октябрендәге 289-ФЗ номерлы Федераль закон).
Федераль конституциячел законны, федераль законны, Федераль Собрание актын рәсми бастырып чыгару дип аның тулысынча текстын «Парламентская газета»да, «Российская газета»да, «Собрание законодательства Российской Федерации»дә беренче мәртәбә бастырып чыгару яисә беренче мәртәбә «Официальный интернет-портал правовой информации»дә (www.pravo.gov.ru) урнаштыру санала.
Закон проектын гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының норматив хокукый актлар иҗат итү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге системасын тамырдан камилләштерергә ярдәм итәчәк һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә чаралар бүлүгә китермәячәк.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Комитет 7 закон проектыннан 6сын хуплады, алар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Регламенты белән каралган тәртиптә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына киләчәктә кертеләчәк. “Татарстан Республикасында куллану кәрзине турында” Татарстан Республикасы законы проекты, аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына керткәнче, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Өчьяклы комиссия карарын алу шарты белән Комитет тарафыннан хупланды.
Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан кертелгән “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты, Россия Федерациясе Социаль яклау министрлыгыннан бәяләмә алганчы, караудан төшереп калдырылды.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте