Татарстан Республикасында бу ял көннәрендә татарның милли бәйрәме Сабантуйлар уздырылды, ул язгы кыр эшләрен төгәлләүгә багышлана.
9 июньдә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Балтач муниципаль районында Сабантуенда катнашты. М.М.Корманов район кешеләрен бәйрәм белән котлады һәм аларга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов котлавын да җиткерде.
Сабантуйда гадәттәгечә спорт һәм күңел ачу ярышлары, үзешчән сәнгать концертлары булды. Сабантуйларда әле һаман да иң популяр ярышларның берсе – көрәш. Милли көрәш Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы ярышлары программасына да кертелгән.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте