Кайгы уртаклашу

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге һәм коллективы Татарстанның элеккеге юстиция министры Альберт Михайлович Салабаев вафат булу сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Альберт Михайлович 1941 елның 1 августында Чуваш АССРның Канаш шәһәрендә туа.

 1970 елда Казан дәүләт университетын “хокук белеме” белгечлеге буенча тәмамлаган. 5 ел Татарстан АССР Финанс министрлыгында өлкән инспектор-ревизор булып эшли. 1970 елда Казан шәһәре Идел буе район халык судының халык судьясы була. 1973 елдан Татарстан АССР Югары суды әгъзасы булып тора. 5 ел КПССның Татарстан өлкә комитеты административ органнары бүлеге инструкторы булып эшли. 1987 елдан 2004 елга кадәр республиканың юстиция министры була.

Альберт Михайлович җитәкчелегендә Татарстан Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының һәм идарәсенең закон проектлары һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген тәэмин итте, республиканың законнар базасын формалаштыруга, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертте.

Альберт Михайлович Салабаев Татарстан Республикасы Конституциясе проектын, милек һәм дәүләт хезмәте турындагы закон проектларын эшләүчеләрнең берсе булды. Аның җитәкчелегендә Татарстан Республикасы законнары җыентыклары әзерләнде һәм бастырылды.

Альберт Михайлович үз эшенең остасы, зирәк җитәкче, игелекле һәм җылы кеше иде. Ул иҗтимагый бурычның югары хисен тоюы, хезмәт сөючәнлеге, үз халкына фидакарь хезмәт итүе белән аерылып торды.

Альберт Михайлович турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Альберт Михайлович Салабаевның кайда һәм кайчан җирләнәчәге, вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Татарстан Республикасы юстиция министры Р. И. Заһидуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International