Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс турында белдерү

2013 елның 11 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе эшчәнлеген тәэмин итү секторы мөдире

Квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары юридик белем, дәүләт граждан хезмәтенең өлкән һәм кече төркемнәре вазыйфаларында кимендә 1 ел эш стажы йә белгечлеге буенча кимендә ике ел эш стажы.

Татарстан Республикасы Чистай районының һәм Чистай шәһәренең 4 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты консультанты
Татарстан Республикасы Тукай районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты консультанты
Татарстан Республикасы Тукай районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре
Казан шәһәре Киров районының 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Казан шәһәре Идел буе районының 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре

Квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары юридик белем.

Документлар 2013 елның 11 июненнән алып 1 июленә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, тәшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International