Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе М.М. Корманов АКШның практика алып баручы адвокаты, Мемфис штатының округ судьясы Девид Кук белән рәсми булмаган рәвештә очрашты. Очрашу “Россотрудничество” федераль агентлыгы программасы кысаларында Россиягә килгән кунак үтенече буенча оештырылды. Россиядә булганда Девид Кук Мәскәүдә Югары икътисад мәктәбендә, Санкт-Петербургта лекцияләр укыган, Казанда ул Татарстан юстиция министры белән очрашты.
Юрист буларак аны Россия суд системасы, хокук саклау органнары һәм юстиция органнары эше, хосусый практика алып баручы юристлар эшчәнлеге һәм башкалар кызыксындыра.
Очрашу барышында әңгәмәдәшләр икесе дә Россиядәге һәм АКШтагы юристларның профессиональ һәм иҗтимагый эшчәнлекләре белән кызыксындылар.
М.М. Корманов Америкадан килгән кунакка Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше турында гына түгел, Россия Юстиция министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсенең вәкаләтләре һәм компетенциясе турында да, булачак Универсиадага әзерлек, аның ачылышына һәм чараларына киләчәк кунаклар, спортчылар, делегацияләр турында да, Уеннар барышында иминлек системасын оештыру турында да сөйләде, АКШтан килгән коллегасының күп санлы сорауларына җаваплар бирде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
.jpg)