2013 елның 21 июне – Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бөтенроссия көне

2013 елның 18 июне, сишәмбе

2013 елның 21 июнендә Россия юристлары ассоциясе Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бөтенроссия көнен уздыра.

Бу гамәл кысаларында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, республика Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары белән берлектә, Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бөтенроссия көнен уздыра.

Бу көнне республиканың һәр муниципаль районында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәләре базасында Казан, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре, шулай ук Россия юристлары ассоциясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең түләүсез юридик ярдәм күрсәтү пунктлары эшләячәк. Барлыгы Татарстанда 56 пункт гражданнарны кабул итәчәк.

Кабул итү бүлмәләренең Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе,Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов тарафыннан расланган эш графигы, шулай ук кабул итү пунктларының һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләренең адреслары, аларның телефон номерлары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтындагы “Россия юристлары ассоциясе” бүлекчәсендә түбәндәге адрес буенча урнаштырылачак: http://minjust.tatarstan.ru/rus/oppriemn.htm

Гражданнар, юридик ярдәм сорап, эш көне дәвамында: Казанда 9.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр, республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында - 8.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.

Халыкны кабул итүдә юрист-консультантлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия юристлары ассоциясе әгъзалары катнашачак.


ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International