2013 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында аттестация комиссиясе утырышы уздырылды, анда Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестациягә кертелгән дәүләт граждан хезмәткәрләренең белемнәренә һәм күнекмәләренә бәя бирелде.
Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә расланган исемлек буенча аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 7 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Тавыш бирү йомгаклары буенча аттестация комиссиясе әгъзалары түбәндәге карарны кабул иттеләр: Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестациягә кертелгән барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә, шулардан 3 дәүләт граждан хезмәткәре квалификациясен күтәрү шарты белән узды.
Аттестация комиссиясе утырышында бәйсез экспертлар М.Х.Вафин, В.П.Ганчурин катнашты.
Комиссия утырышын Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр буенча идарәчесе, аттестация комиссиясе рәисе урынбасары С.А.Брусов алып барды.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте