Коррупциягә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләре буенча укыту семинары

2013 елның 21 июне, җомга

2013 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында видеоконференция режимында “Коррупциягә каршы муниципаль программалар эшләү практикасы һәм аның төп аспектлары” темасына укыту семинары уздырылды.
Семинарның тематикасы очраклы рәвештә генә сайлап алынмаган иде. Бренчедән, ул “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге турында” Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең 2013 елның 29 маендагы карарының 2.6 һәм 4.1 пунктларына бәйле иде. Икенчедән, сайлап алынган темалар – җирле үзидарә органнарын иң кызыксындыра торган темаларның берсе. Семинар темасының актуальлегеннән, видеоконференция режимында узуыннан чыгып, аңа республиканың барлык районнарын җәлеп ителде, анда муниципаль хезмәткәрләр генә түгел, муниципаль берәмлекләрнең юридик хезмәтләре хезмәткәрләре дә, коррупциягә каршы көрәш буенча муниципаль районнар башлыклары киңәшчеләре дә, коррупциягә каршы көрәш комиссияләре һәм иҗтимагый советлар әгъзалары да катнашты.
Чараны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов ачты.
Әлеге тематиканы төрле яклап ачу өчен Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре дә чакырылды.
Укулар барышында Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе субъекты закон чыгару, федераль регистр алып бару һәм муниципаль берәмлекләр уставларын теркәү бүлеге башлыгы М.А. Пашкова семинарда катнашучыларга бүгенге көндә РФ ЮМның ТР буенча идарәсе тарафыннан 464 яңа устав теркәлүе турында сөйләде. Аның чыгышында башка регионнарда уставларга карата коррупциягә каршы экспертиза уздыру практикасыннан, шулай ук аларда коррупциоген факторлар ачылуга мисаллар китерелде, муниципаль берәмлекләрнең яңа уставларын кабул иткәндә һәм аларга үзгәрешләр керткәндә җибәрелә торган типик хаталар аталды.
Җирле үзидарә органнары тарафыннан 2012 – 2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларын үтәүне оештырудагы аерым җитешсезлекләр турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика, координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.А. Беденьгов чыгыш ясады.
Үз чыгышында республиканың муниципаль районнарында үткәрелә торган кайбер тикшерүләрнең нәтиҗәләре турында сөйләде, ул билгеләп үткәнчә, 2012 – 2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасының аерым чаралары җирле үзидарә органнары тарафыннан тулы күләмдә үтәлми. Муниципаль коррупциягә каршы программаларга, урыннарда муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертизаны оештырудагы җитешсезлекләргә һәм “Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары рәсми сайтларының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча бүлекләрен “Интернет” мәгълүмат- телекоммуникация челтәрендә урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.04.2013 № 225 карарына туры китерү эшенең торышына җентекләп тукталды.
Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарының коррупциягә каршы экспертиза уздыру эшчәнлегенең агымдагы елдагы нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм контроль бүлеге башлыгы А.А. Подтелков сөйләде.
Семинар азагында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре бүлеге башлыгы урынбасары Р.В. Гайнетдинов чыгыш ясады. Ул республиканың кайбер районнарында эксперт төркеме тарафыннан үткәрелгән коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыруда практик ярдәм күрсәтү буенча комплекслы чаралар турында сөйләде һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары киңәшчеләрен нәтиҗәле эшләүгә юнәлдерде, алардан җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының, муниципаль берәмлекләр территорияләрендә урнашкан оешмаларның һәм аларның җитәкчеләренең коррупция төсмере булган гамәлләрен ачыклау һәм булдырмый калу өлешендә үз эшчәнлекләрен төгәл оештыруны таләп итте.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International