2022 елның 4 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Айнур Галимов хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышын уздырды. Анда “Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”Татарстан Республикасы законы проекты турында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә каралды.
Үзгәрешләр урам транспорты булмаган транспортыннан техник файдалану кагыйдәләрен бозу һәм урам транспорты булмаган транспорттан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык билгеләүне күздә тота.