2013
елның 25 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Саба муниципаль районы гражданнарын хокукый мәсьәләләр буенча видео аша кабул итте.
Кабул итү барышында гражданнар ваклап сату базарларына, торак булмаган урыннарны үз белдекләре белән кулланып, нигезсез матди баюга, опека билгеләүгә, салым салуга бәйле сорауларга һәм башка сорауларга җавап алдылар.
Бу чараның максаты – хокукый мәсьәләләр буенча халыкның мәгълүмат белән тәэмин ителешен арттыру, шулай ук он-лайн режимында халык белән аралашу өчен мөмкинлекләр тудыру.
Интернет челтәрен кулланып, республика муниципаль районнары гражданнарын кабул итү Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ай саен алып барыла.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте