“Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеге турында” темасына Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы

2022 елның 27 мае, җомга

Юстиция министрлыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә “Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеге турында” темасына коллегия утырышы узды.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Марат Долгов, Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы урынбасары Илья Гомзик, Татарстан Республикасы Прокуратурасының норматив хокукый актларының законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы Анна Зорькина, шулай ук башкарма хакимият органнарының юридик хезмәтләре вәкилләре катнашты.

2022 елда республика башкарма хакимият органнарының норма чыгару эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад белән юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы законнары нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән актларны кабул итү нормалар иҗат итү эшчәнлегенең аерым юнәлеше булып тора.

 Татарстан Республикасы законнарын үз вакытында  актуаль халәткә китерү, республика норматив хокукый актларын закон нигезендә кабул итү республика башкарма органнарының иң мөһим бурычы булып тора.

“Әйе, без аңлыйбыз, закон актлары проектларын килештерү процедурасы билгеле бер вакыт алып тора. Әмма бу хакта үз вакытында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына хәбәр итәргә кирәк”, - диде Айнур Галимов.

Юстиция министрлыгы тарафыннан республика башкарма хакимият органнарының барлык норматив хокукый актларына, алар үз көченә кергәнче, хокукый бәя бирелә. 2022 елда дәүләт теркәвенә 396 норматив хокукый акт алынды. 363 акт теркәлгән.

“Безгә норматив хокукый актлар проектларын эшләү һәм аларның эчке экспертизасы мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә кирәк. Уртак эш һәм хезмәттәшлек өчен сезгә рәхмәт белдерәм, алга таба да безнең алга куелган бурычларны хәл итүдә уңышлар телим”, - дип нәтиҗә ясады министрның беренче урынбасары.

Коллегия утырышы ахырында Рөстәм Заһидуллин җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Елена Юрьевна Гавриленкога Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International