Мини-футбол буенча ТР Юстиция министрлыгы командасын - ярышларның бронза призерларын котлыйбыз!

2022 елның 27 мае, җомга

Бүген геройлар һәм блокадалы Ленинградта узган легендар футбол матчы истәлегенә мини-футбол буенча турнир узды.

Исегезгә төшерәбез, 1941-1942 елларның кышы Ленинград өчен куркыныч кышларның беренчесе иде,  нацистлар Ленинград – Үлекләр шәһәре икәнлегенә инандырыру өчен көчләреннән килгәнчә тырышты. Футбол матчы снарядлар белән җимерелгән шәһәрдә ачлыктан интеккән халыкта тормыш өчен көрәшү теләген саклау өчен аеруча мөһим иде. Футболчылар бу уен белән бөтен илгә шәһәрнең исән булуын күрсәттеләр.

 Бүгенге турнир - шул куркыныч сугышта бөтен совет халкының ныклыгына һәм батырлыгына хөрмәт билгесе. Футбол матчын ТР буенча Россия ФСПХИ оештырды.

Уйналган уеннар нәтиҗәләре буенча Юстиция министрлыгы командасы III урынны алды!

Министрлык коллективы команданы чын күңелдән котлый һәм аңа киләчәктә дә спорт җиңүләре тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International