Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс турында белдерү

2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:

Казан шәһәре Киров районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Татарстан Республикасы Әгерҗе районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты

Квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары юридик белем.

Документлар 2013 елның 27 июненнән алып 17 июленә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, тәшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.

Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International